Бу киңәшләргә колак салсаң, салатларың тәмле килеп чыгар.
- яшелчәләр яңа гына җыеп алган кебек сакланасын өчен, аларны салкынча караңгы урында тотарга кирәк;
- салат өчен туралган башлы суганны кайнар суга салып алсаң, аның әчесе бетә;
- кыяр белән помидорны алдан турап, тоз сибеп куйсаң, алар тәмсезләнә, исләре бетә һәм тиз йомшара. Табынга чыгарганда гына турап, тоз сибәргә кирәк;
- яшелчәләрне салкын суда юарга кирәк, җылы су аларның тәмен һәм исен ала;
- Салат ясаганда, башта җылы ингредиентларны суытырга кирәк. Шунсыз салкынын кушарга ярамый. Болай эшләмән очракта, салат тиз бозыла.
- Әзер салатны пыяла яки эмаль савытка салырга кирәк. Суыткычта 12 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый.
Нет комментариев