Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Розалар кышка ничек әзерләргә

Роза үстерүчеләр сентябрьдән үк кышка әзерлек чараларын күрә башларга тиеш. Тишенчә әзерләнмәгән розалар кышны чыга алмый.

Хәзер розаларга фосфор һәм калий кирәк. Фосфор розаларны чәчәк аттыра, чөнки розалар октябрьгә кадәр чәчәк ата. Шуңа өстәп үсемлекнең иммунитетын яхшырта. Калий ботакларын өлгертә. Тиешенчә өлгермәгән яшел ботакларның суыкка чыдамлыгы түбәнрәк. Һәр төпкә берәр уч көл салып чыгыгыз. Сентябрь башында һәм сентябрь азагында ике тапкыр 10 л суга 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты кушып, һәр төпкә 3әр л эремә сибәргә була. Шуннан соң бернинди тукландыру булмаска тиеш.

Розаларның шиңгән чәчәкләрен гел кисеп торыгыз. Шул ук вакытта корыган, чир билгеләре булган яфракларын да кисәргә кирәк. Чүп үләннәрен утагыз.

Көз башыннан розаларга су сипмиләр. Дым күп булганда аның ботаклары кышка начаррак әзерләнә, өлгереп җитми.

Сентябрь урталарыннан үрмәләп үсә торган розаларны җиргә бөгә башлыйлар.

Быел яңгырлар еш ява. Ончыл чык, башка гөмбәле чир билгеләре булса, зарарланган яфракларын кисеп, «Фундазол», «Скор» кебек фунгицид белән эшкәртергә кирәк. Үсемлек чирләргә каршы көрәшеп хәлсезләнмәсен.

Йорт.Бакча.Рецептлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев