Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Роза үстерүчеләргә киңәшләр

Яз көне розаларны кисәргә, аларны корткочлардан саклау мөһим. Шулай ук, розалар азотлы һәм калийлы ашламаларга мохтаҗ.

  • Безнең якларда кышка каплап калдырылган розаларны апрель урталарыннан ача башлыйлар. Башта аларны көнгә 3-4 сәгать кенә ачык тотып, чыныктыралар. Өч көннән өсләрен тулысынча ачарга була. Анда да кояштан бераз күләгәләргә кирәк.
  • Өшегән ботакларны яз көне сәламәт бөрегә кадәр кисеп алу мөһим. Ул урыннар караңгы көрән төстә булып күренеп тора. Сабаклардагы кызгылт көрән таплар үсемлекнең чери башлавы турында сөйли. Кайчагында сабакларның кайрысы да ярылып киткән була. Ярыкларны бакча сумаласы (садовый вар) белән сылап куялар.
  • Розаларда күгәрек гөмбәсе пәйда булса, тимер купоросы белән эшкәртү файда бирә.
  • Розаларны яз көне, бөреләр уянганчы күчерәләр. Болар — җылы яратучы гөлләр, аларны биналарның көньягына, җилдән ышык, кояшлы урынга утырталар.
  • Карт розаларны бер тармакта өч кенә бөре калдырып кисеп яшәртәләр. Бераздан алардан нык һәм озын яңа тармаклар үсеп чыга. Бу очракта роза куагы чәчәкне берәр айга соңрак атачак.
  • Ремонтант сортларда исә алтышар бөре калдырырга кирәк. Туфракны каплап үсүче (почвопокровные) сортларга санитар кисү генә үткәрелә.
  • Кар эреп, җир җылына башлау белән розалар азотлы һәм калийлы ашламаларга мохтаҗ. Болар аңа тиз үсеп китәргә, яшел масса булдырырга ярдәм итә. Азотны аерым, калийны аерым керткәнче, комплекслы ашламалар куллану отышлырак. Аммоний сульфаты белән аммиак селитрасын тигез күләмдә кушып, универсаль ашламаны үзегез дә ясый аласыз. Ашламаны туфракка кертеп, күмдерергә кирәк булачак. 1 квадрат метрга 30 грамм ашлама алына. Туфрак коры булса, шушы микъдарны 10 литр суда эретеп тә кулланырга була.
  • Яз көне башкарасы мөһим эшләрнең тагын берсе — розаларны корткычлардан саклау. Препаратларны кулланыр алдыннан розаларның төбен йомшартып, туфракны көпшәкләндерергә кирәк. Барлык бөҗәкләр дә өскә, җылыга чыксын өчен эшләнә бу. Сатуда корткычларга каршы препаратлар күп. Сез аларның берәрсен сайлап, инструкциядә язылганча куллана аласыз.

Авыл хатыны

Фото: Алина Кондратьва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев