Кафе-ресторанда сырганак белән чәй аеруча тәмле була. Аны өегездә дә ясый аласыз.
Кирәк булачак: 2 әфлисун, 300 гр сырганак, 10-15 яфрак бөтнек, 0,5 чәй калагы имбирь, 0,5 чәй калагы корица кирәк булачак.
Әлеге ризыкларның барысын бергә салып, блендер белән изәбез. Аннан формаларга салып, туңдыргычка куябыз. Ә кирәк вакытта, бигрәк тә витаминнар җитмәгәндә һәм салкын тиеп авырып китсәгез, бераз гына бал салып, эчәргә була.
Нет комментариев