Маринадлау өчен бәләкәй һәм тыгыз гөмбәләрне сайларга тырышыгыз.
Кирәк булачак: 3 кг опята гөмбәсе, 4 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, ярты стакан аш серкәсе, түгәрәк борыч, булса, укроп зонтигы, 3 баш сарымсак (ваклап туралган), берничә данә хуш исле борыч, канәфер.
Опятаны чистартып, өстенә су агызабыз. Су гөмбәне күмеп торырга тиеш. Су кайнап, гөмбә кабарып менгәч, уттан алабыз. Икенче савытта су кайнатып, аңарда гөмбәне тагын бер кат кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, тәмләткечләр һәм аш серкәсе салабыз да 2-4 минуттан сүндерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Нет комментариев