Эссе көннәрдә эчәргә менә дигән.
Квас өчен 3 литрлы банкага кайнаган җылымса су салырга, 1 бармак башы кадәр чүпрә («Люкс»), 1 стаканнан артыграк (230 грамм чамасы) шикәр комы, 4-5 аш кашыгы квас сосласы (куе төстә булсын өчен күбрәк салырга), тәм өчен 7-8 йөзем җимеше салырга һәм яхшылап болгатырга кирәк.
Квас кояшлы урында 24 сәгать кайнап утырырга тиеш. Аннары сөзеп, суыткычка куярга.
Нет комментариев