Миләүшә гөлен үстерү серләре
Миләүшә гөлен үстергәндә берничә киңәшне исегездә тотыгыз.
- Миләүшә чәчәгенә күз төшеп, таныш-белешләр үзләре күрмәгәндә яфрагын алып кайтып утырту гадәте бар.Әмма ул яфрактан тиз генә китәргә ашыкмый.Яфракны кайнатып суытылган суга гына тыгалар.
- Ул утыртыласы туфрак йомшак булырга тиеш, аңа төрле ашламалар кушылмавы хәерле.
- Яфракны бик тирән утыртмагыз.Туфракка утыртыласы яфракның тамырчыклары 1-1,5 сантиметрга җиткән булуы шарт.
- Яшь миләүшә үсентесен 5 см, ә чәчәк атканын 7-8 см диаметрлы чүлмәккә утыртыгыз.
- Ана яфрактан үсеп чыккан ботакчык төп яфракның 3/1 өлешенә җиткәч, үсентене күчереп утыртырга ярый.
- Миләүшә гөле җиләс урынны яратмый.
- Миләүшә (фиалка) шау чәчәктә утырсын өчен, аны кечкенә савытка утыртырга кирәк.
- гөл туфрагын ике елга бер мәртәбә алыштырып торырга. Күчереп утыртканда, аскы рәтләрдәге яфракларны өзеп, өске яшь яфракларын гына калдырырга киңәш ителә. Болай эшләгәндә, миләүшәләр ел дәвамында чәчәк атып утырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев