Мангалда шашлык кына түгел, тәмле итеп балыкны да пешереп була.
Кирәк булачак: скумбрия балыгы, ярты лимон, 2-3 чәй калагы тоз, 2 чәй калагы кызыл һәм кара борыч катнашмасы,прованс үләне.
Балыкны чистартып, башын һәм йөзгечләрен кисеп алабыз. Юып, әче тәмен бетерү өчен, эчендәге кара элпәсен куптарып алабыз.
Борыч, тоз, профанс үләнен катнашмасына үсемлек мае салып болгатабыз. Балыкның ике ягына да шушы катнашманы сылап, лимон согы сибәбез һәм 30–40 минут тотабыз.
Мангалга балыкны тезәбез һәм 4–5 минут саен әйләндереп, кыздырабыз. Күмернең сүрәнрәк булуы яхшы, юкса балыкның тышы көячәк, ә эче пешми кала.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев