Майлы гөмбәне (маслята) маринадлау
Гөмбә яратучылар өчен тагын бер рецепт.
Эре гөмбәләрнең эшләпәсендәге элпәсен алырга кирәк (вакларында калдырсагыз да була). Гөмбәне яхшылап юабыз. Эре гөмбәләрне берничә кисәккә бүләбез, вакларын бөтен килеш 1 литр суда пешерергә салабыз. Агулы гөмбә эләкмәгәнлеген төгәл белер өчен кәстрүлгә берничә сарымсак һәм бөтен суган салабыз һәм ярты сәгать пешереп алабыз. Әгәр сарымсак яшел төскә керә икән, димәк, агулануда шикләнергә җирлек бар. Әгәр барысы да яхшы икән, сарымсак белән суганны алып ташларга һәм яңадан су салып гөмбәне ярты сәгать пешерергә кирәк.
Яңа җыелган 2 килограмм гөмбәне мариандлау өчен 1 литр су, 2 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы тоз, 10 данә дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 6 тырнак сарымсак, 1 аш калагы аш серкәсе кирәк.
Маринад ясыйбыз һәм кайнап чыккач гөмбәне шунда салып, 25 минут кайнатабыз. Сүндерер алдыннан аш серкәсе салып болгатабыз. Аннан инте стерильләштерелгән банкаларга салып каплыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев