Төрледән-төрле

«Лайфхак»лар: сөт тизрәк кайнасын өчен, аңа бер чеметем шикәр салыгыз

Көндәлек тормышта кирәге чыгардай киңәшләр.

  • Лимонны юып турар алдыннан кайнап торган су бөркегез. Бу аның хуш исен тагын да арттыра төшәр.
  • Озак вакыт ачык торган томат пастасының өстендә күгәрек барлыкка килмәсен өчен аның капкачына коры гәрчич сөртергә кирәк.
  • Хуш исле тәмләткечләрне барлык төр ашларга да пешеп чыгарга 3–5 минут кала салыгыз.
  • Кулдан сарымсак исе килгәндә, аны куе итеп ясалган кофе белән бетереп була.
  • Макароннар ябышмасын өчен аларны салганчы кайнап торган суга 1-2 аш кашыгы сыек май кушарга кирәк. Шулай ук көчле утта кайнатмаска һәм ешрак болгаткалап алырга кирәк.
  • Ипи савытына куелган тоз аны күгәрүдән сак­лый.
  • Сөтне кайнатыр алдыннан савыт читенә сыер мае сөртсәгез, сөт кайнап ташымаячак. 

Нет комментариев