«Лайфхак»лар
Төрледән-төрле

«Лайфхак»лар

Көндәлектә кирәге чыгардай киңәшләр.

  • Чөгендерне пешерер алдыннан яхшылап юарга, тамырын төптән кисмәскә кирәк. Юкса аның согы ага, яшелчәнең тәме үзгәрә. Төсен сакласын өчен, суына 1 аш кашыгы аш серкәсе өстәргә була.
  • Беркайчан суыткычтан алынган салкын итне кыздырмагыз. Ул 1-2 сәгать бүлмә температурасында торып җылынырга тиеш. Шул чакта гына ит матур элпә ясап кыза.
  • Җир астында үскән яшелчәләрне — салкын, җир өстендә үскәнен кайнар-суга салып пешерәләр.
  • Банан, кивины суыткычка куймагыз. Алар бүлмә температурасында торырга тиеш.
  • Камырына аз гына кайнар су өстәгәндә, коймак челтәрләнеп пешә.
  • Он, ярмалар кортламасын өчен, арасына чистартылмаган берничә тырнак сарымсак салыгыз.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев