Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Кышын әлеге ризыкларга өстенлек бирегез

Кышын кеше организмына витамин күп кирәк. Белгечләр, түбәндәге ризыкларны ашап, витаминнар тупларга киңәш итә.

Балык. Скумбрия, сөләйман балыгы Омега-3, Омега-6 витаминнарына бай ризыклар санала. Аларны кыздырып та, тозлап та ашарга мөмкин. Ничек тә файдасы тияр.

Авокадо. Ашкайнату системасы эшчәнлеге бозылган очракта бу җимеш аеруча файдалы. Ул кешене активрак һәм эшкә сәләтлерәк итә.

Банан. Бу җимештә бәхет гормоны — серотонин бар. Шуңа күрә, банан ашап, депрессиядән котылырга, ярсуны басарга мөмкин. Бананда булган калий, Е витамины йөрәкне ныгытырга, картаюны тоткарларга булышачак.

Кәбестә. Кышын бу яшелчә һәр өстәлдә булырга тиеш. Ул иммунитетны ныгытырга һәм эчәклек микрофлорасын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Чөгендер. Кан басымын көйли, энергия өсти, организмны чистарта — болар барысы да чөгендер турында. Аны салатларга кушып та, атнага бер тапкыр үзен генә пешереп тә ашарга мөмкин.

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев