Кыштан пион тизрәк тернәкләнеп китсен өчен киңәшләр
Бу чәчәк – бакча бизәге. Чалмабашны тәрбияләү буенча берничә киңәшне истә тотыгыз.
- Пион бер урында 10-15 ел әйбәт кенә үсәргә мөмкин. Аннары аның төбен бүләргә, куакны яңартырга киңәш ителә. Бу эшне җәй азагында — август уртасыннан сентябрь уртасына кадәр аралыкта башкаралар. Яз исә — тамырларына һава һәм су үтеп керә алсын өчен, чәчәк төпләрен чистарту, йомшарту вакыты.
- Чәчәкнең төбен чистартканда, кипкән сабаклардан арындырганда сак булу сорала, чөнки баш төртергә җыенган бөреләргә зыян китерү куркынычы бар. Соң чәчәк ата торган сортлар яфракны да соңрак чыгара, шуңа күрә яңа сабаклар күренми торса, борчылыр сәбәп юк.
- Белгечләр чалма чәчәкне яз һәм җәй дәвамында 3-6 тапкыр гумат белән эшкәртергә киңәш итә. Пион төбенә сибү өчен: 5 литр суга 100-200 миллилитр гумат салып бутарга — әлеге катнашма 1-2 куак төбенә сибәргә җитә. Пион куагына сиптерү өчен: 1 литр суга 20-40 миллилитр гумат салып бутарга — әлеге катнашманы сабак һәм яфракларга сиптерергә. Гуматлар — табигатьтә үсемлекләргә үсәргә көч бирә торган матдәләр. Алар туфракта үсемлекләрнең клетчатка матдәләре таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә торган гуминлы кислоталарның натрий һәм калий тозларыннан гыйбарәт.
Авыл хатыны
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев