Күрәгәнең сәламәтлеккә файдасы
Күрәгәнең йөрәк өчен файдалы, ябыгырга булыша. Ул организмга тагын ничек тәэсир итә соң?
Күз өчен. Составындагы каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта. Тик провитамин яхшы үзләштерелсен өчен, күрәгәне йогырт яки каймак белән ашарга кирәк. Калкансыман биздә тайпылышлар булганда да күрәгәдәге каротин үзләштерелми.
Ябыгырга булыша. Ашыйсы килгәндә, ризыкка ябырылганчы авызга күрәгә кабып, аны суырып йөрсәң һәм аннары озак итеп чәйнәсәң, ул ашыйсы килү теләген баса. Организмга калория дә бик аз күләмдә керә.
Канны яхшырта. Күрәгә кандагы тимер күләмен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.
Ашкайнату өчен. Кипкән абрикос эчне йомшартырга сәләтле һәм шуның бәрабәренә эчәклекне чистарта, аның дулкынсыман кыскаруын яхшырта.
Йөрәк өчен. Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Алар исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген, кан басымын көйли. Инфаркт кичергән кешеләргә исә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.
Игътибар! Күрәгә ничек кенә файдалы булса да, аны чамадан артык кулланырга ярамый. Күп ашаганда эчәк эшчәнлеге бозылырга, эчкә газ җыелырга мөмкин. Организмга артык шикәр керү дә зыянлы. Аны көнгә 3-5 данә ашау да җитә.
Авыл хатыны
Фото: «Туганайлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев