Пешкән кукуруз нерв системасын ныгыта, йөрәк-кан тамырларына файдалы, ашкайнату эшчәнлеген җайга сала.
Өлгергән, әмма орлыклары катып җитмәгән чәкәннәр алырга кирәк. Яшь чәкәннең тышчасы ачык яшел төстә, өлгергәненеке саргылт, кибә башлаган була.
Чәкәннең тышчасын чистартырга, сабак очын кисеп ташларга. Кәстрүл төбенә чистартылган тышчаларын җәяргә һәм чәкәннәрне тезәргә. Өстенә 1 л кайнар су агызырга һәм 20-30 минут кайнатырга. Катып китмәсен өчен кукурузны тозсыз суда пешерергә кирәк. Пешкәч, судан алырга, кайнар килеш тоз, эретелгән атланмай сибәргә.
Нет комментариев