Бик тәмле һәм сыйфатлы килеп чыга.
Кирәк булачак: 3 литр сөт, 1 килограмм шикәр комы, 1 бал калагы сода белән сүндерелгән 1 аш калагы аш серкәсе.
Калын төпле кәстрүлне майлап шунда сөтне кайнатабыз. Кайнап чыккач, утны әкренәйтәбез. Шикәр комы салып, болгата-болгата кайнатабыз. Бераз кайнаткач, сүндерелгән сода белән аш серкәсен салабыз. Сүрән утта ике сәгатьләп кайный. Озаграк кайнаса, төсе үзгәрә, караңгырак төс ала.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев