Көзге мәшәкатьләр: бакчачыга киңәшләр
Түбәндәге тәмләткечләрне көзен утыртып калдырыгыз.
Көзен әлеге тәмләткечләрне утыртып калдырырга була: сарымсак, кара суган, кузгалак, яфрак-петрушка, укроп, кишер, чөгендер.
Көз көне кайбер чәчәкләрне дә утыртып калдырырга була. Язын җылы көннәр башлану белән алар чәчәк тә атачак. Гадәттә, суганчадан үсә торган чәчәкләр моның өчен яхшы. Нәркис, мускари, лалә, крокус һәм пушкиния кояшлы урыннарны ярата. Сентябрь башыннан алып октябрь ахырына кадәр аларны утырту өчен иң әйбәт вакыт санала.
Кышка кергәнче пион, ирис, флокс та утыртып калдыра аласыз. Аларны сентябрьнең беренче көннәрендә утырталар, яннарына рудбекия, лаванда, ромашка һәм канәфер дә килешә, боларын инде шул ук айның икенче ункөнлегендә утыртырга ярый.
Агачлар. Алмагачны көзен утыртканда ул яңа урынга тиз ияләшә. Әлбәттә, корткыч бөҗәкләр килеп чыкканда, аларны агуларга кирәклеген онытмагыз. Бу агачның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Груша да шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге — алар язга кадәр тамыр системасын ныгытып кала.
Слива агачы да көзен утыртыла. Аны алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашламаны җиде елга исәпләп салуың яхшы.
Чөнки туклыклы матдәләр җитмәсә, агач корырга мөмкин, җимешләрен әз бирүе дә бар.
Вак суган. Көздән чәчәр өчен вак суганның иң вагын — 0,8-10 миллиметрлысын алырга кирәк. Аны төпләр арасында 4-5 см, ә түтәлләр арасында 12 см ара калдырып утырталар. Чәчү вакыты — сентябрь ахыры, октябрь башы.
Башлы суган. Җәен суган кыягы алу өчен ваграк башлы суганның эресен утырталар. Өлгереп җиткән суган 3-4 см зурлыкта, ә кыяклары йомшак һәм сусыл булачак.
Бу төр суганны салкыннар башланганчы якынча ике атна кала утырту киңәш ителә. Аның тамыры ныгып калса, тик кыяклары шытып чыгарга өлгермәсә әйбәт.
Туфракка суганны якынча 4-5 см тирәнлеккә төртәләр, аннары 10 см калынлыкта торф яки черемәдән торган катлам салына. Шулай иткәндә, аңа су сибеп торасы булмый.
Сарымсак. Халык сынамышлары буенча сарымсакны 14 октябрьгә кадәр утыртып калырга кирәк. Моның өчен сарымсакның эре тырнакларын алалар, андый орлыктан эре сарымсак җитешә.Орлыкны араларында 15-20 см калдырып, якынча 4-5 см тирәнлектә төртәләр һәм торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.
Кишер. Кишерне салкыннар башланганчы ике атна кала, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны күбрәк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин.
Редис. Яшелчәнең бу төре көздән утыртуны ярата. Иң яхшы вакыт — ноябрь башы, шулай иткәндә апрель уртасы яки ахырына уңыш алырга да була. Яз соңрак килсә, уңыш май аенда өлгерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев