Киңәшләр: томат пастасына үсемлек мае агызып куйсаң, суыткычта күгәрми
Көндәлек тормышта кирәге чыгардай киңәшләр.
- Киемнәр сузылмасын, төймәләре өзелмәсен дисәгез, кер юу машинасына төймәләп салыгыз.
- Карт тавыкны тизрәк пешерү өчен, 20 минут кайнатканнан соң, 5 минутка салкын суга тыгып алырга кирәк. Аннан шулпага салып пешереп бетерергә.
- Кәтлитне беренче минутларда көчле утта кыздырырга кирәк. Кызган элпә итнең согын эчтә калдыра, агып чыкмый, шуңа кәтлит сусыл була.
- Пылау өчен угычтан уылганга караганда озынча саламлап туралган кишер тәмлерәк.
- Фаршка бераз гына майонез кушсаң, кәтлит тәмлерәк булып пешә.
- Фасоль яки борчак тизрәк пешсен өчен суына 10 минут саен 1 аш кашыгы салкын су салырга кирәк.
- Томат пастасына үсемлек мае агызып куйсаң, суыткычта күгәрми.
- Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып яңартырга була.
- Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев