Киңәшләр: пычакны бик кайнар су белән юарга ярамый
Төрледән-төрле

Киңәшләр: пычакны бик кайнар су белән юарга ярамый

Әлеге киңәшләрнең аш-су бүлмәсендә файдасы тияр.

Суганның әчесен киметү өчен, турагач, аз гына тоз сибәргә һәм 5-10 минут салкын суда тотарга кирәк. Яки дуршлагка салып, өстенә кайнар, аннан салкын су агызырга.

Пычакны бик кайнар су белән юарга ярамый.

Камыр, чи йомырка булган савыт-сабаны иң элек салкынча, аннан соң гына кайнар суда юарга кирәк.

Кипкән сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.

Диңгез балыгының исен киметү өчен кыздырыр алдыннан лимон согы сибәргә кирәк.

Файдалы киңәшләр


Нет комментариев