Әлеге ысулы белән тозланган кыярлар кетердәп тора, бик тәмле була.
Рассол өчен кирәк: 2 литр су, 50 грамм тоз, 150 грамм шикәр комы, 250 мл уксус (күбрәк тә ярый), 2 лавр яфрагы, 1 аш калагы горчица орлыгы, 1 чәй калагы түгәрәк кара борыч, 5-6 шт исле борыч (душистый горошек).
Эш тәртибе: Стирильләштерелгән банкаларга ярты баш токмачлап туралган суган (яки сарымсак ) һәм юылган кыярларны тезеп, кайнар су салып, 10 минут чамасы каплап тотарга.
Аннары ул суны түгеп, кайнар рассол коеп, капкач белән ябып, банканың астын өскә әйләндереп суытырга куярга.
Нет комментариев