Кешью йөрәк өчен файдалы
Бу чикләвек организмдагы «начар» холестеринны чыгарырга да ярдәм итә.
Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра. Ул шулай ук кешенең ми һәм йөрәк эшчәнлеге өчен бик файдалы, организмдагы «начар» холестеринны чыгарырга ярдәм итә. Чикләвек сөякләрне ныгытырга булыша — магний, фосфор һәм кальций сөяк тукымасы өчен бик мөһим.
Кешью цинк һәм витаминнарга бик бай, алар ярдәмендә иммунитетны саклый. Тик аны артык күп ашау зыян да китерергә мөмкин.
Өлкәннәргә көненә — 20-30 грамм (якынча 15-20 чикләвек), өч яшьтән зуррак балаларга 5-10 грамм (3-5 чикләвек) ашау киңәш ителә. Ябыгу өчен аны көненә 10-15 граммнан да арттырмаска кирәк.
Чикләвекне ябык төргәктә бүлмә температурасында 1 айга кадәр сакларга була. Суыткычта — 6 айга, ә туңдыргычта 1 елга кадәр саклана. Чикләвекне дымнан һәм кояш яктысыннан сакларга кирәк, чөнки аннан әче тәм килә башларга мөмкин.
Чикләвек ачык крем төстә, төшләре кара тапларсыз һәм күгәрексез булырга, үзеннән чикләвек исе килеп торырга, ә тәме әче булмаска тиеш. Чикләвек төшләре вакланмаган, изелмәгән, тулы булырга тиеш. Чикләвекнең чи килеш алу яхшырак, чөнки кыздырганында май һәм тоз күп булырга мөмкин.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев