Кер юу машинасы белән күпләребез куллана, түбәндәге киңәшләрне белеп торсагыз, техника озак еллар сезгә хезмәт итә.
- Керне машинага салганчы, кием кесәләрен чистартыгыз. Анда онытылып калган тимер акча, ачкыч, кәгазь кебек әйберләр машинаны сафтан чыгарырга мөмкин.
- Керне аз салсаң ул кер юганда, ныграк селкенә. Бу агрегатның ныклыгын киметә. Шуңа күрә аны кер белән тулысынча тутырырга кирәк.
- Кер күп җыелып, машинаны рәттән ике-өч тапкыр кабызырга ярамый. Бер тапкыр юганнан соң, аны 15–20 минут ял иттерергә кирәк.
- Юып бетергәч, барабанның резинадан эшләнгән манжетын, кер порошогы тартмасын корытып сөртергә кирәк. Керне бик еш юучыларга 2–3 айга бер мәртәбә пычрак суны агызу өчен билгеләнгән насос фильтрын чистарту киңәш ителә. Аста уң якта кечкенә генә тишекне ачып чистартыла.
- Порошокны күп салу да машинага зыян салырга мөмкин. Күп порошок суның бик нык күбекләнүе китерә бу исә агрегатның насосы һәм двигателенә көч китерә.
Өмет журналы
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев