Май аенда җыелган карлыган яфрагының файдасы
Яфракларны куаклар чәчәк аткан чорда җыю файдалырак.
Карлыганның җимеше дә, яфраклары да файдалы. Кыш көннәрендә карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй тәмле, хуш исле булуы белән генә түгел, организмда витаминнар запасын тулыландыруы белән дә бик файдалы булачак.
Яфракларны май аенда куаклар чәчәк аткан чорда җыеп калырга кирәк. Белгечләр ассызыклавынча, нәкъ шушы вакытта ул С витаминына, микроэлементларга бай була.
Яфракларны кышкылыкка киптерергә дә, туңдырырга да була. Беренчесе артык мәшәкать тудырмый. Салкынча, күләгә урында киптереп, пыяла савытка яисә тартмага салып куясың һәм витаминлы яфрак кышкылыкка әзер дигән сүз. Туңдырылган яфраклар исә хуш исне кышын да саклавы белән отышлы. Тик аларны туңдырыр алдыннан сөлгегә салып, яхшылап корытырга кирәк.
Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан, зәңгеләдән, ябыктыра торган авырулардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар.
Карлыганның холестеринны бетерү һәм токсин матдәләрне, авыр металл тозларны организмнан чыгару сәләте аларда пектиннар булуга бәйле. Пектиннар диурезны (сидек бүлеп чыгаруны) арттыра, йокыны яхшырта, артериаль басымны төшерә.
С витамины чыганагы буларак, шикәр белән төелгән карлыган аеруча файдалы. Кипкән җиләкләре генә аңардан бераз калыша.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев