Кайсы ризыкны нинди савытта пешерергә?
Төрледән-төрле

Кайсы ризыкны нинди савытта пешерергә?

Һәр кәстрүл-табаның үз кирәкле урыны бар.

- Аш кәстрүле артык зур да, кечкенә дә булмаска тиеш. Иң яхшысы - чама белән 5 литр сыешлысы (8-10 порция исәбеннән). Моннан тыш, кәстрүлнең балчыктан, таштан ясалган яки эмальле булуы әйбәт. Ә менә берни белән дә капланмаган металл савыт ашның тәмен бермә-бер җуя.

- Алюмин савыт сөт кайнату өчен яхшы: анда ул көйми.

- Бакыр савытта барлык ризыклар да уңа, чөнки ул тиз җылына. Мондый савытта соус, десертлар әзерләргә була.

- Чуен савыт коймак пешерү, озак әзерләнә торган ризыклар өчен яхшы.

- Балчык чүлмәктә ашлар, балык, яшелчә, рагу тәмле килеп чыга.

- Пыяла савыт ризыкның барлык файдалы үзлекләрен саклап калырга булыша. Монда запеканкалар пешерә аласыз.

- Тутыкмас корычтан ясалган савыт диетик ризык әзерләү өчен яхшы, чөнки ул майсыз пешерү мөмкинлеге бирә.

- Эмаль савыт җиңел юыла. Аны маринад әзерләгәндә кулланырга ярый. Эмале купкан кәстрүл агулы матдәләр бүлеп чыгара.


Нет комментариев