Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Каен суының организмга файдасы: кан басымын нормага сала, стрессны киметә, ябыгырга булыша

Язын кар әкренләп эреп, җир өсте ачылгач, күпләр урманга каен суы җыярга ашыга.

Каен суында майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп, В төркеме витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша. Шулай ук анда кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктоза каен суына әчкелтем-баллы тәм бирә. 

Каен суының организмга файдасы:

  • организмның саклану үзлеген ныгыта;
  • азык үзләштерүне яхшырта;
  • кан басымын нормага сала;
  • кан әйләнешен тизләтә, канны чистарта;
  • стрессны, хроник аруны киметә;
  • озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;
  • йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;
  • йөрәк эшчәнлеген ныгыта;
  • ямаш шеш авыруларына каршы торуны арттыра;
  • бөерләрне, үт һәм сидек куыкларын, бавырны чистарта;
  • холестеринны чыгара;
  • ябыгырга булыша;
  • яралар төзәлүгә ярдәм итә;
  • тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.

Ләкин исегездә тотыгыз: каен су болганчык, әче тәмле һәм исле булса — аны эчәргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев