Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

«Каен» салаты (рецепт)

Бәйрәм өстәленә тәмле салат рецепты.

Салат өчен кирәк: тавыкның ак ите (250 грамм), шампиньон (200 грамм), кара җимеш (160 грамм), тавык күкәе (3 данә), кыяр (1 данә), башлы суган (1 данә), маслина (2 данә), майонез (160 грамм), яшел суган (20 грамм), үсемлек мае (1 аш калагы).

Майлы табага туралган суганны салып, 4-5 минут кыздырабыз, өстенә вак итеп туралган гөмбә алып, болгата-болгата, 8-10 минут пешерәбез. Пешкән тавык итен турыйбыз. Күкәйләрне әрчибез, агын — шакмаклап турыйбыз, сарысын вак тишекле кыргычта уабыз. Кара җимешне токмач сыман итеп турыйбыз. Кыярны кыргыч аша чыгарабыз. 

Озынча салат савытына кара җимеш салып, өстенә майонез ягабыз. Икенче катламга — тавык ите, аннан соң — суганлы гөмбә, өченче катламга — күкәй агы, аннан — кыяр. Һәр катлам арасына майонез сылыйбыз. Салат өстенә күкәй сарысы сибәбез. Иң өскә майонездан каен агачы рәсеме ясыйбыз, яшел суганны турап, яфрак шикелле итеп салатка салабыз. "Каен"ны озынчалай туралган маслина белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев