Качмануда су коенганда әлеге киңәшләрне истә тотыгыз
Төрледән-төрле

Качмануда су коенганда әлеге киңәшләрне истә тотыгыз

Табиблар кайбер чирләр вакытында суга чумарга ярамаганны искәртә.

  • Кайбер чирләр вакытында суга чумарга ярамый. Кискен һәм хроник чирләр көчәйгән чор — тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр чире, күз, сулыш органнары, ашказаны һәм тире авырулары керә.
  • Суга чуму бары тик махсус җиһазландырылган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.
  • Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк.
  • Баш мие тамырларының рефлектор кысылуын булдырмас өчен, суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керү зарур.
  • Су эчендә бер минуттан артык торырга ярамый.
  • Бәкедә чумып чыкканнан соң, йомшак сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк.
  • Җиләк-җимеш салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.

Фото: нейросеть


Нет комментариев