Кәбестәне кара борчадан ничек сакларга?
Моның өчен химия кулланмыйча, элек-электән килгән гадәти ысул белән кәбестәне коткарып калып була. Бу чараны кул астында булган әйберләрдән ясап була.
Кирәк булачак: кер сабыны (хәзер кибеттә сыек кер сабыны да сатыла), көл.
5 литр суга 250 грамм көл һәм аш кашыгы кер сабыны кушабыз. Яхшылап болгатып, бер тәүлек тотабыз һәм иртән кәбестәләргә сибеп чыгабыз. Кайбер бакчачылар кер сабыны урынына дегет кушып ясалган сабын куллана. Бу очракта аны 5 литр суга 1 чәй калагы гына кушалар.
Кәбестә яфракларына утын яки тәмәке көле сибеп чыгу да кара борчаларга каршы көрәшергә ярдәм итә.
Тагын бер киңәш: кәбестә араларнына укроп, сарымсак, бәрхет гөле утыртыгыз. Алар да зарарлы бөҗәкләрне куркыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев