Төрледән-төрле

Кабак төшенең файдасы: паразитларга каршы көрәшә, кан әйләнешен яхшырта

Кабак төше витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай. Аның составында 50дән артык микро- һәм макроэлемент бар.

  • Кабак төше биткә бетчә чыгарттырмый икән, чөнки аңарда цинк бар. Битегез чиста булсын өчен көненә бер-ике аш кашыгы кабак төше ашагыз.
  • Кабак төше кандагы холестерин күләмен, инфаркт, инсульт, атеросклероз булу куркынычын киметә, кан әйләнешен яхшырта, паразитларга каршы көрәшә, картаю процессын акрынайта, бала көтә торган ханымнарга ул токсикоз вакытында булыша, ә спортчыларга мускул массасын үстерергә ярдәм итә.
  • Кабак төшендәге май үзенең составы белән зәйтүн маеннан бер дә калышмый һәм ул йөрәк өчен файдалы. Калийга бай булуы белән ул кан басымын көйләп тора. Аның составындагы Е витамины чәчнең сәламәтлеге өчен кирәк, шулай ук тән тиресен дә картайтмый.
  • Кабак төшендәге А витамины күз авыруларын булдырмый калырга булыша.
  • Кабак төше бәвел куыгы мускулларын ныгыта, бәвел куыгының ялкынсынуын баса.
  • Кабак орлыгы элек-электән эчтәге суалчаннарны куар өчен кулланылган. Шул ук вакытта ул организм өчен агулы да түгел.

Нет комментариев