Төрледән-төрле

Иммунитетны ныгыту өчен 5 киңәш

Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 5 гади кагыйдә ярдәм итәчәк.

  • Яхшы җилләтелгән бүлмәдә тәүлегенә кимендә 8 сәгать йокларга.
  • Организмдагы файдалы бактерияләрнең үсүен арттыручы продуктлар: суган һәм суган-порей, сарымсак, артишок һәм банан ашарга.
  • Иммунитетны күтәрүче эхинацея, женьшень, солодка, элеутерококк, лимонник кебек табигый чараларның үлән төнәтмәләрен эчәргә. Аларны дәвалау максаты белән дә, профилактика максаты белән дә кулланырга мөмкин.
  • Йөзү, коену һәм контраст душлар ныгырга ярдәм итәчәк. Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру — иммун системасы өчен искиткеч тренировка. Мунчаның һәм саунаның яхшы чыныктыргыч тәэсире бар. Мунчага яки саунага йөрү мөмкинлеге булмаса, гадәти контраст душ керергә була.
  • Физик күнегүләр файдалы: гимнастика, аэробика, фитнес, йөгерү, йөзү, озак вакыт җәяү йөрү, шейпинг, тренажерлар.

 


Нет комментариев