Гөл үстерерүчеләр өчен киңәшләр
Төрледән-төрле

Гөл үстерерүчеләр өчен киңәшләр

Гөл үстерергә яратучылар өчен берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

  • Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.
  • Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.
  • Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ћәм ком салыгыз.
  • Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.
  • Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев