Файдалы киңәшләр: тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш ителә
Төрледән-төрле

Файдалы киңәшләр: тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш ителә

Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгардай киңәшләр.

  • Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
  • Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.
  • Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
  • Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында «ял иттерергә» киңәш итә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.
  • Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.
  • Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
  • Күмәч һәм кекслар «ялтырасын» өчен, аларга, пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш калагы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм, сироп барлыкка килгәнче, газ өстендә җылытыгыз.

Фото: нейросеть


Нет комментариев