Файдалы киңәшләр: салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушмагыз
Төрледән-төрле

Файдалы киңәшләр: салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушмагыз

Көндәлек тормышта кирәге чыгардай берничә киңәш.

  • Лавр яфрагын аш пешеп чыгарга — 5 минут кала, ә икенче ашлар пешәргә 10 минут кала салалар. Юкса ризыкта ачы тәм барлыкка килергә мөмкин.
  • Киселгән суган кипмәсен өчен, аны киселгән ягы белән тозга куялар.
  • Салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушарга ярамый. Болай эшләсәң, салат тиз бозыла.
  • Шулпа үтә күренмәле булсын дисәгез, кайнап чыккач, кәстрүлгә бер ки-сәк боз салыгыз.
  • Пешергәндә чөгендернең төсе тоныкланмасын өчен, ул кайный торган суга бераз шикәр салырга киңәш ителә.
  • Бәрәңге тиз пешсен өчен суга бераз ак май салалар.
  • Кабыклы бәрәңге пешеп чыгуга аны салкын суга салсаң, кабыгы җиңел әрчеләчәк.
  • Кишер тизрәк пешсен һәм төсен сакласын өчен, аның суына бер чеметем сода салалар.
  • Өстенә пычкы чүбе капласаң, алма яхшырак саклана.
  • Сыр тиз кипмәсен өчен аның савытына бер кисәк шикәр куеп, өстен каплау җитә.
  • Кыздырган бәрәңге кетердәп торсын өчен, аны салкын суда чайкап, кәгазь сөлге белән корытып, яхшы кызган табага салалар. Тозны әзер булыр алдыннан гына салырга кирәк.
  • Бәрәңге боламыгы тәмле булсын өчен, аңа бары тик кайнар сөт кенә кушыгыз.

Нет комментариев