Төрледән-төрле

Файдалы киңәшләр: салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк

Тормышта кирәге чыгардай киңәшләр.

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр. 

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк. 

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк. 

* Аз гына суга шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр. 

* Линолеумга элеккеге матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк. 

* Каһвә фильтрларын телевизор һәм компьютер экраннарын чистарту өчен дә кулланырга була. 

* Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга. 

* Кер салып юа торган капчыкларны, савыт-саба юа торган машинада төрле вак-төякны (мәсәлән, баланың сөт эчә торган шешәсен) салып юу өчен дә кулланырга мөмкин. 

* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек кубарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз. 

* Лимон согы отбеливательне алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон согы кушарга кирәк. 

* Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз. 


Нет комментариев