Мендәрләрне ике тапкыр чайкаттырыгыз.
- Мендәрне эчендәге йон йомгакка җыелып катмаслык, таплар бетәрлек итеп өйдә дә чистартып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
- Мендәрне кер машинасына салганда, мендәр тышларын һәм чехолларны сүтеп алыгыз.
- Мендәр йоны укмашып катмасын, машина тигез эшләсен өчен, ике мендәрне берьюлы салу хәерле.
- Сары тапларны бетерү өчен, порошок белән бергә бер стакан агарткыч һәм ярты стакан бура (кибеттә сатыла торган химик чара, агарту өчен кулланыла) салыгыз.
- Су максималь кайнар булырга тиеш.
- Мендәрләрне ике тапкыр чайкаттырыгыз.
- Мендәр йоны укмашып бетмәсен өчен, машина барабанына теннис туплары салыгыз. Тупларны оекбаш эченә тыгып куярга кирәк.
Нет комментариев