Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Экзотик шифа: кайсы җимеш нәрсәдән файдалы?

Файдалы җиләк-җимешләр.

Ананас — иң билгеле тропик җиләк-җимешләрнең берсе. Аның бавыр, ашказаны-эчәк тракты, йөрәк, чирләре, азканлылыктан, нерв тайпылышлары булганда файдасы зур.

Папайяны икенче төрле “кавын агачы” дип йөртәләр. Аның ябыктыру үзлеге бар. Шикәр диабеты белән чирләүчеләрдә ул инсулинга бәйлелекне киметә.

Киви (кытай крыжовнигы) — грипп эпидемиясе вакытында алыштыргысыз. Шулкадәр аскорбин кислотасы бер җиләк-җимештә дә юк. Стресслардан котылу өчен дә ярдәме тия.

Личи — үзенчәлекле җиләк-җимеш. Аның тәме аксыл әчкелтем-баллы. Ул кешене дәртләндерә. Шунлыктан личины икенче төрле “мәхәббәт җимеше” дип йөртәләр.

Кокос — бавырны чистарта, бетчәләрне бетерә, матдәләр алмашын яхшырта, тамакны туйдыра. Согы сусауны баса.

Лайм — холестерин дәрәҗәсен төшерә. Аны салатларга, ит, балык ризыкларына кушалар.

Питахайя яки “дракон җимеше” — йөрәк һәм ашкайнату әгъзалары эшчәнлеген яхшырта.

Манго — тиренең торышын яхшырта, җыерчыкларның чыгуын кисәтә. Тирене яшь килеш саклыйсыгыз килсә, көненә бер манго ашагыз.

Маракуйя — шлакларны чыгара, кан басымын күтәрә, бавыр һәм бөер чирләреннән интегүчеләргә файдалы.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев