Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Дөгене көнкүрештә файдасы: начар исләргә каршы көрәшә, үсемлекләр өчен ашлама

Дөгене куллану төрле ризыклар әзерләү белән генә чикләнми. Ул безгә көндәлек тормышта да ярдәмчегә әверелә ала.

1. Үсемлекләр өчен иң яхшы ашлама.
Дөге пешкән су – бүлмә үсемлекләре өчен менә дигән табигый ашлама. Пешерү вакытында су дөгенең файдалы матдәләре һәм туклыклы элементлары белән баетыла, алар исә үсемлекләр өчен чын туклану чыганагы булып тора. Дөге пешкән су, әлбәттә, суынырга тиеш, аннан соң аны гөлләрегезгә сибәргә мөмкин. Бу ашламаныңтулысынча табигый һәм бушлай – чөнки ул ризык пешерүдән калган су гына. Дөге суында үсемлекләрнең үсеше өчен кирәкле азот, калий һәм фосфор бар.

2. Кием-салымның электрлануына каршы көрәш!
Моның өчен бераз коры дөге алып, аны тукымадан тегелгән капчыкка яки оекка салыгыз һәм кием куегыз. Дөге артык электр зарядларын үзенә сеңдереп ала – йота һәм киемегез электрланмый.  Әгәр дә яраткан свитерыгыздан ток суга икән, бераз дөге алыгыз да, свитерыгызны шуның белән ышкыгыз. Бу гади генә ысул электрланудан тиз генә котылырга ярдәм итәчәк.

3. Начар исләргә каршы көрәш.
Әгәр шкаф дымлырак урында торса, бик озак җилләтелмәсә, дым тартып, кайвакыт киемнәр сөрси. Әмма дөге бу мәсьәләне дә хәл итә ала. Моның өчен берәр оекка дөге салыгыз (тукыма кисәге алып, аңа дөге салып, капчык кебек итеп төрергә дә була) һәм шкафка куегыз. Дөгенең исләрне үзенә сеңдерү сыйфаты бар. Шуңа күрә ул шкафтагы авыр исләрне бетерәчәк – һава сафланачак. Дөгедә химик матдәләр юк, ул кием-салымга зыян салмый – курыкмыйча кулланырга була. Тик бер нәрсә бар: капчыктагы дөгене әледән-әле алыштырып торыгыз, чөнки вакыт узу белән ул исне сеңдерү сәләтен югалта. Дөгенең сыйфатына да игътибар итегез: табигый, бернәрсә дә кушылмаган дөге кулланырга тыырышыгыз.

4. Тар муенлы вазаларны чистарту сере.
Вазаның эченә кайнар су салыгыз, берничә аш кашыгы дөге өстәгез һәм бераз вакытка калдырыгыз. Аннары вазаны яхшылап селеккәләгез һәм чиста су белән юып алыгыз. Дөгенең текстурасы шундый: ул ваза эчендәге пычракларны сак кына, әмма бик чистартып юа ала – башкача кереп булмый торган урыннарга да кереп җитә. Нәтиҗәдә, ваза өр-яңа кебек ялт итеп кала: яраткан чәчәкләрегезне яки декоратив элементларны куя аласыз. 

5. Капрон оекларның гомерен озайту сере.
Колготкины коры дөгеле тукыма капчыкка салыгыз һәм шулай юыгыз. Кул белән дә юарга мөмкин, кер юу машинасына да салырга ярый. Дөге йомшак кына, сак кына пычракларны юып ала, ләкин тукыманы бозмый.
Юганнан соң колготки өр-яңа кебек булачак, алар ертылмаячак, күзләре китмәячәк, шул ук вакытта эластик та булып калачак – озаграк хезмәт итәчәк. 

Фото:нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев