Декабрист чәчәген тәрбияләү ысулы
Төрледән-төрле

Декабрист чәчәген тәрбияләү ысулы

Декабрист чәчәк аткан вакытта тәрбияләү өчен берничә киңәш.

  • Декабристка якты, ләкин таркау яктылык кирәк. Чүлмәкне төньяк, көнчыгыш яки көньяк-көнчыгыш тәрәзә төбенә урнаштыру оптималь.
  • Чәчәк ату чорында температура +18 °стан +20 °С ка кадәр оптималь. Әгәр, чәчәк бөреләр булганда температура кинәт түбәнәйсә, декабрист барлык бөреләрен һәм чәчәкләрен коярга мөмкин.
  • Чәчәк аткан вакытта атнага 2 тапкыр су сибәргә кирәк. Су сибү арасында туфракның өске катламы кибәргә тиеш.
  • Чәчәк атканда су бөркемгә ярамый, чөнки бөреләргә су тамчылары эләгү аларның шиңүен тизләтә
  • Гөлне ике атнага бер калий һәм фосфорлы комплекслы минераль ашлама белән тукландырырга кирәк. Тукландыру өчен махсус кактуслар һәм орхидеяларга дигән ашламалар кулланырга мөмкин.
  • Чәчәк аткан чорында гөлне башка урынга күчерергә, боргаларга киңәш ителми. Гөл чәчәк бөреләрен, чәчәкләрен коячак.

Йорт.Бакча.Рецептлар

Фото:нейросеть


Нет комментариев