«Дамские пальчики» торты (рецепт)
Чәй янына тәмле торт.
Камыр өчен кирәк: су ~ 1,5 стакан, ак май 150 грамм, он 1,5 стакан, күкәй 6 штук, тәменчә тоз.
Крем өчен: каймак (сметана) 2 стакан, шикәр комы 1 стакан
Кәстрүлгә су, ак май, тоз салып газ өстенә утыртабыз. Кайнап чыккач, он салып тиз-тиз болгатабыз. Камырны мискә кырыйларына сылап (тизрәк суынсын өчен) суытырга куябыз, өстенә күкәй сытабыз, бертөрле масса килеп чыкканчы болгатабыз.
Әзер камырны кондитерский мешокка салабыз да (ул булмаса юеш аш калагы белән), формага җәяйгән пергамент кзгазьгә камырны озынча бармак рәвешендә, яки түгәрәк чәчәк формасына китереп салып чыгабыз
Духовкага 20-25 минутка куябыз. Ул арада керм ясыйбыз. Барлык ингридиентларны кушып, яхшылап болгатабыз.
Пешкән камырны кремга манып, кырмыска оясы кебек өябез. Төнгә холодильникка куябыз. Иртән өстен кырылган шоколад белән бизибез.
Фото: Нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев