Чи бәрәңге файдасы: бәрәңгене чи килеш бүлеп, ипи савыты эченә куйсагыз, күмәч озаграк сакланыр
Чи бәрәңгенең көнкүрештә дә
- Чи әрәңгене чи килеш бүлеп, ипи савыты эченә куйсагыз, күмәч озак вакыт кипмичә сакланыр.
- Кабыгын чистартып, бер-ике бүлбене тозы чыгынкы ашка салганда, ул артык тозны үзенә җыячак.
- Савыт-сабаны чи бәрәңге белән сөртеп, бераздан кайнар су астында тотсагыз, алар яңарып китәчәк.
- Иттарткычта ит үткәргәннән соң, аны сүткәнче бер-ике бәрәңге чыгару да яхшы. Иттарткыч чистарачак, кәтлитләрегез дә тәмлерәк булыр.
- Киптерелгән бәрәңге кабыгы кабак, кыяр, карлыган куагы өчен яхшы ашлама булып тора.
- Халыкта, бәрәңге кабыгын мичтә яндыру төтен торбасын тазартырга булышлык итә, дигән сынамыш та бар. Аны, шулай ук, юшкын утырган чәйнеккә салып кайнатырга да киңәш итәләр. Озак кайнатканда, ул юшкынны йомшартачак.
- Өйдә йорт җиһазларын күчергәндә дә чи бәрәңге ярдәмгә килер. Аның кабыгын яисә кисәген мебель аягы астына куйсаң, җиһазны идәнгә зыян китермичә шудырып булачак.
- Яңа киселгән бәрәңге майлы буяу белән буялган урыннарны пычрак-таплардан чистартырга ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев