Чәй янына тәмле ризык
Төрледән-төрле

Чәй янына тәмле ризык

Тәмле һәм иң мөһиме җиңел, күп вакытны алмый торган рецепт.

Кирәк булачак: 1 пачка кибет эремчеге, 1 зур пакет каймак, 2 күкәй, 1 пачка ванилин (теләк буенча), шикәр комы һәм тарталеткалар, бизәү өчен җиләк-җимеш.

Шушы ингредиентларны миксер яки блендер белән яхшылап болгатабыз. Әзер массаны тарталеткаларга салып чыгабыз һәм өстенә яраткан җиләк-җимешне куеп бизибез. Кайнар духовкада 20 минутка куеп пешерәбез.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев