Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Чәч матур һәм сау-сәламәт булсын өчен киңәшләр

Чәчләребез — матурлык кына түгел, сәламәтлек билгесе дә.

Чәч коелудан ничек котылырга?
Күпчелек очракта чәчләр тышкы факторлар нәтиҗәсендә түгел, ә эчке проблемалар йогынтысында коела. Шулай да, чәчләр күп коела икән, шампуньне алмаштырып карарга, кан йөреше яхшырсын өчен, баш тиресенә массаж ясарга була. Бу очракта кондиционер, маскалар кулланмагыз. Кимеп барган ай фазасында чәчләрне кистерү дә чәч коелудан коткара ала.

Чәчне еш кистерергә кирәкме?
Чәчләрен үстерергә теләүчеләр, аларның очы тигез булсын һәм икеләнмәсен өчен, һәр 3 ай саен кистереп торырга тиеш. Чәч озынлыгын уртача зурлыкта тотарга һәм гел бер формада йөртергә теләгәннәргә ай ярымнан соң кабат чәчтарашханәгә барырга киңәш ителә.

Хатын-кызга ир-ат шампунен кулланырга ярыймы?
Ярый гына түгел, кирәк тә. Ир-атлар өчен чыгарылган шампуньнарда артык силиконнар һәм дым бирүче матдәләр булмый. Гомумән, шампунь сайлауны составын өйрәнүдән башлагыз. Иң элек интернетта чәчләр өчен зарарлы кушылмалар белән танышыгыз, аеруча зарарлыларын язып алыгыз.

Өй шартларында чәчне ничек тәрбияләп була?
Өй шартларында тәрбияләнгән чәчләр дә салоннарда матурайтылганнан әллә ни аерылмый. Аптекадан капсулада сатыла торган А һәм Е витаминнарын алып, чәч маскасына, тәнгә сөртә торган кремнарга кушып кулланырга була.

Баш тиресе дә тәрбиягә мохтаҗмы?
Һичшиксез мохтаҗ! Кыш һәм җәй көннәрендә аңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Баш тиресен тышкы факторлардан саклау өчен, махсус чаралар — косметик кремнар, спрей яки майлар кулланырга мөмкин. Иң җайлысы — спрей, билгеле. Ул текстурасы һәм тигез таралуы белән уңайлы.

Ватаным Татарстан

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев