Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Бәрәңгедән пирог

Сусыл һәм йомшак әлеге пирог чәй янына да, аерым тамак ялгап алу өчен дә бик тәмле.

Кирәк булачак: 3-5 бәрәңге, 250 мл кефир, 1 күкәй, 180-200 гр он, 1 баш суган (кызылы булса яхшырак), 0,5 чәй калагы чәй содасы, 1 чәй калагы аш серкәсе, тәменчә тоз-борыч.

Тирән савытта, бер чеметем тоз кушып, күкәйне болгатырга. Аннары кефир салырга. Аш серкәсе белән сүндерелгән сода өстәргә. Килеп чыккан массага, төерләр калмаслык итеп, порцияләп он кушарга. Камыр коймакныкы кебек була.

Тирән форма яки табага пергамент кәгазе җәеп, майларга һәм камырның яртысын агызырга. Теләсәгез, тәмләткечләр сибегез.

Чи бәрәңгене кыргычтан уарга, эчлек артык юеш булмасын өчен, суын сыгарга. Суганны вак итеп турап, бәрәңге белән кушарга һәм камыр өстенә салырга. Тәмләткечләр сибәргә.

Калган камырны эчлек өстенә агызып бетерергә. 170 градускача кыздырылган мичтә 30-40 минут пешерергә. Пирогны табынга әзрәк суынгач чыгарырга.

Өмет журналы

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев