«Бәрәңге» пирожные (рецепт)
Төрледән-төрле

«Бәрәңге» пирожные (рецепт)

Бик тиз ясала торган тәмле десерт.

Кирәк булачак: классик печенье — 200 грамм, акмай — 90 грамм, какао — 3 аш калагы, куертылган сөт — 1 банка. Бизәү өчен 2-3 аш калагы какао.

Печеньены уклау яисә блендер белән ваклагыз. Аңа какао, йомшартылган акмай һәм куертылган сөт кушыгыз. Барысын бергә бутагыз һәм шул массадан кул белән бәрәңге формасында пирожныйлар әвәләгез.

Һәрбер пирожныйны какаода әвәләгез, үзегез теләгәнчә бизәгез һәм 2 сәгатькә суыткычка алып куегыз.

Авыл хатыны

Фото: нейросеть


Нет комментариев