Бәрәңге пешерүнең дә үз серләре бар
Бәрәңге пешергәндә әлеге киңәшләрне күз алдында тотыгыз.
- Бәрәңгене алдан әрчеп куеп каралмасын дисәгез, аны ике чәй кашыгы лимон согы кушылган суда тотыгыз.
- Бәрәңге таралып торсын өчен аны сүрән утта пешерегез.
- Киресенчә, таралып китмәсен өчен, тозны башта ук салыгыз. Суга аз гына лимон согы тамызыгыз. Ике кашык кәбестә тозлыгы салсагыз да була, ул бәрәңгегә таралып пешәргә ирек бирми.
- Кыздыра торган бәрәңгене башта салкын су белән юыгыз, аннары кәгазь салфетка белән корытыгыз. Онда әвәләп алсагыз да була. Бәрәңге кисәкләрен майлы кайнар табада кыздырыгыз. Бәрәңге кибеп бетмәгән булса, май чәчри торган була. Тозны бәрәңге ике яклап кызарып чыккач кына сибегез. Табаның өстен капламагыз, бик еш болгатмагыз да.
- Боламыкка кайнар сөт кенә салына. Сөт салкын булса, соры төскә керә һәм бу тәмендә дә чагылачак.
- Боламык артык сыек килеп чыкса, бәрәңге крахмалы салыгыз.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев