Балык пешерү серләре
Төрледән-төрле

Балык пешерү серләре

Балык тәмле булып пешсен дисәгез, берничә киңәшне исегездә тотыгыз.

  • Диңгез балыгын кыздырырга 20 минут кала аның өстенә лимон согы сыгыгыз.
  • Океанда тотылган балыкны кыяр тозлыгында пешерегез.
  • Балык майлы булган саен тәмлерәк пешә. Майлылык буенча аларны өч төргә бүләләр.
  • Бик майлылар: мәрсин (осетр), сөләйман (лосось) балыгының кайбер төрләре, сельдь, минога, еланбалык (угорь), хамса, скумбрия.
  • Уртача майлылыктагылар: карп, сөләйман балыгының кайбер төрләре, камбала, җәен балык (сом).
  • Майсыз балыклар: тәрәч (треска), алабуга (окунь), чуртан (щука), керкә (форель).
  • Кыздыру өчен иң яхшы балыклар: карп, сазан, корбан балык (лещ), диңгез чабагы (корюшка), навага, кәрәкә (карась).
  • Балыкка тозны алдан ук сибеп куймагыз.
  • Төче сулыкларда яши торган балыкны башы белән пешерү яхшырак. Уха пешерү өчен дә яхшы ул балыклар.
  • Балыкны кыздырыр алдыннан 15 минут сөттә тотсагыз, ул сусылрак була.

Шәһри Казан


Нет комментариев