Бөтен җирдә очрый торган, 2,5-3 метр биеклектәге балтырганның (борщевик), беренче карашка, бернинди зыяны юк кебек. Ә пешерсә, сәламәтлеккә зыяны булуы бар.
- Балтырган тигән урынны кул белән ышкымагыз. Югыйсә, сез аны бөтен тәнегезгә таратачаксыз.
- Балтырганның үтәкүренмәле, агулы суты тәнгә тиеп, кояш нуры тәэсире астында, тәнне пешерә. Шуңа тизрәк өйгә, бинага керергә кирәк.
- Балтырган суты тигән урынны кер сабыны белән юып төшерегез, шул урынга составында спирт булган сыекча сөртегез.
- Шуны истә тотыгыз: сулы кабарчыкны тишәргә ярамый!
- Киемне алыштыру зыян итмәс, анда балтырган суты, яисә орлыгы калган булырга мөмкин.
- Хәлегез начарайса, табибка мөрәҗәгать итегез.
Нет комментариев