Баланның витаминнарга бай икәнлеген ата-бабаларыбыз да бик яхшы белгән. Шуңа күрә дә кыш көннәрендә аңардан бәлеш пешергәннәр.
Камыр өчен кирәк була: 0,5 стакан сыек май, 2 аш калагы су, 2 аш калагы майонез, 2 аш калагы каймак, 2 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 0,5 чәй калагы сода.
Эчлек өчен туңдырылган баланны пешереп алыгыз (баланның әчесе бетсен өчен туңдыру шарт), пешеп чыгар алдыннан туралган алма, шикәр комы өстәгез. Алма пешкәч тә, плитәне сүндереп, суытырга куегыз.
Эчлекне камырга салып, авызын каплагач, өстен чәнечке белән тишкәләп алырга онытмагыз. Болай иткәндә балан пешкәндә бүленеп чыккан су пар булып очып бетә һәм пирогның эче юешкә тартмый.
Нет комментариев