Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Баклажан уңышы мул булсын өчен 3 киңәш

Берничә серен белсәң баклажаннан мул уңыш алырга була. Баклажан өчен җылылык, яктылык булу шарт.

Баклажан артык суны яратмый. Ягъни түтәлдә су җыелып торырга тиеш түгел. Теплица яисә парникта моны контрольдә тоту җиңелрәк, әлбәттә. Ачык грунтта яңгырлар еш яуса, баклажан уңышына зыян килүе дә бар. Баклажан җылылыкны ярата. Хәтта сибә торган су да җылымса булсын. Туфрагы чебенләсә, сарымсак яки суган кабыгы төнәткән су сибегез.

Баклажанны тукландырырга кирәк. Җәйнең беренче өлешендә ике тапкыр азотлы ашлама кертергә. Алга таба 2-3 атна саен калийлы ашлама белән тукландырыгыз. Баклажан чәчәк атканда бор кислотасы сиптерергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 3-5 грамм кислота алына. Моны кояш агрессив булмаганда, ягъни, иртән иртүк яисә кич башкарырга кирәк. Бор кислотасы сипкәннән соң уңыш күп булыр.

Үсентенен аскы өлешендәге яфракларны һәм ботакларны кисергә онытмагыз. Уңыш өске өлештә булачак, ә аскы яктагы яфраклар һәм ботаклар үсемлекнең көчен генә ала.

Йорт. Бакча. Рецептлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев