Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Азык-төлекне саклау вакытына игътибар итегез

Кайбер хуҗабикәләр азык-төлекне күпләп алып куярга ярата. Ләкин аларның һәркайсының үз саклану вакыты бар.

Казылык — 1 ай. Әгәр соры кунык күренсә, аны җылы су белән юып төшерергә һәм туңмай сөртергә. Салкынча, коры урында сакларга.

Атланмай — 10 көн. Яктылыктан сакларга. Суыткычның туңдыру камерасында ике атнага кадәр саклана.

Сары май — 6 ай. Пыяла яки керамик савытта капкачын каплап тотарга, яктылык тәэсиреннән сакларга.

Үсемлек мае — 3 ай. Яктылык төшмәгән салкынча урында тотарга.

Он, ярма — 2 ай. Кимерүчеләр керә алмаслык, әйбәтләп капланган савытта сакларга.

Макарон ризыклары — 3 ай. Саклау кагыйдәләре онныкы кебек үк.

Кипкән җиләк-җимеш һәм киптерелгән яшелчәләр — 10 ай. Яктылык һәм дым кермәслек итеп капланган савытта сакларга. Корткычлар һәм күгәрек тигәннәрен алып ташларга.

Томат-пюре — 12 ай. Банканы ачу белән үк файдаланырга. Туңудан сакларга.

Компотлар, сутлар, яшелчә консервалары — 12 ай. Капкачларын тутыгудан сакларга.

Джем, кайнатма, повидло — 12 ай.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев